Азнакайда быел 4 мәктәпкә капиталь ремонт ясала

2013 елның 15 июле, дүшәмбе
Республикада гомумбелем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына быел Азнакай муниципаль районыннан 4 мәктәп кергән.
Шәһәрнең 4 нче лицеенда эшләр инде февраль аенда ук башланган.
– Бүгенге көндә тәрәзәләр, ишекләр, канализация системасы тулысынча алыштырылды, спорт залының түбәсе эшләнде, бәдрәфләргә кафельләр ябыштырылды. Ишек төбендәге баскычлар эшләнеп бетеп килә. Шушы көннәрдә радиаторлар куячаклар, – ди лицей директоры Ленар Хәйруллин.
Ремонтны “СМУ-37” ҖЧҖ башкара. Җитәкчесе Илдар Вәлиев шушы мәктәпне тәмамлаган, шуңа күрә һәр эшне җиренә җиткертә. Эшчеләр ял көннәрендә дә туктап тормый. Проектта каралмаган димиләр, сыйныф бүлмәләрендә түшәмнәрне дә аклап баралар.
Мәктәпне капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 24,5 млн сум акча бирелгән, ә район тагын 1 млн сум өстәгән.
Биредә эшләрне 25 августка төгәлләргә исәплиләр.
– Азнакайның 8 нче, Чалпы һәм Сарлы мәктәпләрендә дә капремонт тулы көченә бара, – ди мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Эльвира Зарипова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International