Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бер төркемдә – биш кеше
2013 елның 15 июле, дүшәмбе
Быел Казан (Идел буе) федераль дәүләт университетында медицина һәм биология институты эшли башлады. Бу институттагы стоматология кафедрасын җитәкләү эше миңа тапшырылды. Белгечләрне укыту ничек оештырылачак соң?
Студентлар стоматология нигезләрен үзләштерү белән бергә университеттагы күпсанлы институтлар базасында (мәсәлән, физиканы – физика, химияне – химия, мәгълүмати технологияләрне – информатика институты базасында үзләштерәчәк) фундаменталь медик-биологик әзерлеккә ия булачаклар. Өстәвенә студент-стоматологларга анатомия, гистология, топографик анатомия, оператив хирургия (кеше морфологиясе кафедрасында стоматологлар өчен әзерләнгән махсус программа нигезендә) укытылачак. Студент-стоматологлар гомуммедицина белгечлекләре буенча РКБ-2 базасында (бу клиника Федераль университетның фундаменталь медицина һәм биология институтының клиник базасы итеп билгеләнде) киң әзерлек үтәчәк. Болай укыту табибларның медицина ягыннан белемнәрен шактый тирән итәчәк. Яңа укыту программасының үзенчәлеге шунда: ул укыту сәгатьләрен стоматология фәненә күбрәк бирүне күздә тота.
Тагын бер яңалык студентларны кечкенә төркемнәргә туплап укытудан гыйбарәт. Иң күбе бишәр кешедән торган бу төркемнәрдә укучылар беренче курстан ук стоматология эшендә Россиядә генә түгел, бәлки бөтен дөньяда кулланыла торган югары технологияләрне өйрәнә башлаячаклар. Беренче курста ук студентлар үзләре компьютер технологияләре нигезендә тешләрнең, теш казнасының, теш протезларының анатомик технологиясен, имплантантлар өчен кирәкле супраструктураларны өйрәнеп тә, ясап та караячак. Теш протезларын ясауның лаборатор техникасын югары технологияле лабораторияләрдә өйрәнәчәкләр.
Теш табибларын әзерләгәндә аларның мануаль күнекмәләрен (кул хәрәкәтләрен) тәрбияләүгә нык игътибар бирелә. Моның өчен фантомнар (макетлар) файдаланыла. Бу фантомнарда һәр төрле стоматология авырулары – кариес, теш казналыгындагы кимчелекләр, пародонт чирләре тасвирлана. Фантомнарда әйбәт күнекмә алганнан соң гына студентлар, тәҗрибәле табиблар күзәтчелегендә, үзләре дә пациентлар кабул итә алачак.
Әгәр стоматология белеме бирүдә реформа ясаганга кадәр стоматологияне укытуга дәресләрнең 20 проценты гына сарыф ителгән булса, яңа укыту планы дәресләрнең 60 процентын стоматология фәнен укытуга багышлауны күздә тота. Стоматология факультетында уку биш ел дәвам итәчәк.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз