Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
100 балл туплавыма ышанмаучылар да бар
2013 елның 15 июле, дүшәмбе
Ышанмассың да, бер генә түгел, өч фәннән бит ул! Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясен тәмамлаган Адай авылы кызы Гөлназ Садриева быел әнә шундый югары нәтиҗәләр белән шаккатырды. Чаллыдан Максим Мордяшовның да баллары Гөлназныкы кебек үк.
...Мәктәптән кайтып, ашап-¬эчүгә дәресләргә тотынган ул. Төнге сәгать ун¬бер¬¬ләргә кадәр биология, химияне өйрәнгән. Олимпиадаларда да җиңүләр яулаган. Атнага бер мәртәбә химиядән Кукмарага репетиторга йөри. Би¬г¬рәк тә 10-11 нче сыйныфларда Гөлназның көннәре әнә шулай бертөрле үтә. Уку да уку. Әти-әниләре дә аңа башка эш кушмый.
Гөлназ бер ел эчендә генә имтиханга әзерләнеп булмый дигән фикердә. Моның өчен унбер ел дәвамында ныклап укырга кирәк. 10-11 сыйныфта исә алган белемнә¬реңне искә төшерәсең. Шунысын да әйтергә кирәк: Зур Сәрдек гимназиясенә ул рус телендә белем бирүче 3 нче мәктәптән килгән. Шуңа күрә татар мәктәбенә ияләшү җиңел булмаган. Ләкин матур әдә¬бият белән кызыксыну, татар телен камил белергә теләү әлеге киртәләрне җи¬ме¬рергә булыша. “Уңышла-рымда беренче укытучым Рәсүлә Гыйль¬метдинованың өлеше зур. Ул безне кызыксындыра белде. Андагы сыйныфташ¬ларымның яртысы медицина юнәлеше буенча китәргә тели. Аларның да баллары югары. Бик зур рәхмәт аңа”, – ди абитуриент. Шулай ук Зур Сәрдек гим¬назиясендәге биология укытучысы Равия Шә¬фигуллина, рус теленнән белем бирүче Алсу Баһавиева, химия укытучысы Айдар Арслановка да рәхмәтен белдерә.
Гөлназ тугызынчы сыйныфтан соң да сынауларны яхшы тапшырган. Быел сынау имтиханнарында 90лап балл җыйган. Шуңа күрә нәтиҗәләр начар булыр дип шиклән¬мәгән. Әмма өч фәннән дә 100 балл булыр дип ышанмаган. Чөнки биремнәрнең С өле¬шендә, ягъни иншада хаталар китәргә мөмкин. Моннан тыш бланкларны да дөрес тутырырга кирәк. Рус теленнән 100 балл җыюын авыл Сабан туенда белгән ул. Шатлы¬гының иге-чиге булмаган, әти-әнисе дә бик нык сөенгән. Башка БДИ нәти¬җәләренә килгәндә, химия, биологиядән дә баллары – йөзешәр. Ә математика имтиханыннан – 77 балл.
Гөлназ документларының төп нөсхәсен Казан дәүләт медицина университетының дәвалау эше белгечлегенә тапшырган. Анда бүген 110 бюджет урынына мең ярымнан артык гариза кабул ителгән. Моннан тыш КФУ, Ижаудагы медицина университетларына да гаризалар биргән. Баллары шулкадәр югары булса да, укырга керә алырмынмы дип борчыла. 377 балл белән алырлар инде, шәт.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз