Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Тагын тугыз көннән югары уку йортларында көндезге бүлеккә документлар кабул итү төгәлләнә
2013 елның 16 июле, сишәмбе
Тагын тугыз көннән югары уку йортларында көндезге бүлеккә документлар кабул итү төгәлләнә. Вузларда хәлләр ничегрәк?
Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетында (элеккеге КХТИ) 2069 бюджет урынына 10 мең 936 гариза тапшырылган. Болар – бакалавриат һәм белгечлек юнәлешләре буенча. Узган ел исә технология университетына барлыгы 40 меңнән артык гариза кергән иде. Саннарның ким булуы быел чыгарылыш укучыларының ким булуына бәйле.
– Безгә абитуриентлар документларын почта һәм Интернет аша җибәрәләр, үзләре дә килеп тапшыралар. Кайбер вузлар аны электрон рәвештә кабул итүне туктатты. Чөнки мәгълүмат бик күп, эшкәртеп өлгерә алмыйлар. Быел сайтны абитуриентларга уңайлы итеп эшләдек. Алар бәйге барышын, үзләренең ничәнче урында булуын даими күзәтеп бара ала, – ди КИТТУдагы кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Марат Вәлиев.
Технология университетында күбрәк Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чуашия, Себердә яшәүче яшьләр укырга теләк белдергән. Биредә нефть һәм нефть химиясе, идарә итү һәм автоматлаштыру, полимерлар, механика институтларына бәйгеләр зур. БДИны 100 баллга бирүчеләр дә күп икән. Бигрәк тә – химиядән. Университетка икътисад, менеджмент белгечлекләренә бюджет урыннары бирелмәгән. Шулай ук Казан илкүләм тикшеренүләр техник (КАИ) һәм төзелеш-архитектура уни¬верситетларында да әлеге юнәлешләр буенча акчасыз укып булмый. Технология университетында түләүле белгечлекләрнең бәясе 2-3 мең сумга арткан. Монда елга 64 меңнән 112 мең сумга кадәр түләргә кирәк.
Быел югары уку йортларының кабул итү комиссияләре көндәлек мәгълүматны Рособрнадзорга җибәреп барырга тиеш. Бу вузларга өстәмә мәшәкать тудырмыймы икән? “Моны бик яхшы башлангыч дип саныйм. Абитуриентлар документларын биш вузга өч юнәлеш буенча бирергә хокуклы. Әмма чынлыкта аларның аны ничә урынга тапшырганын белмибез. Хәзер әлеге мәсьәлә контрольдә булачак”, – ди Марат Юнысович.
Билгеле булганча, быел ил буенча БДИ җаваплары Интернетка урнаштырылды. Вуздагыларны абитуриентларның белем сыйфаты шикләндермиме икән? “БДИ нәтиҗәләре югары. Мәгариф министрлыгы кайчак яхшы әйберләр булдыра бит ул. Көз көне беренче курс студентларының белемнәре кабат тикшерелә. Аларның 75 процентының БДИ күрсәткечләре аклана”, – ди җаваплы сәркатип.
Казан дәүләт аграр университетта белгечлек юнәле¬ше буенча 401 бюджет урынына 5 меңгә якын гариза кабул ителгән. Университет буенча бер урынга уртача 9 абитуриент туры килә. Әйтик, җир төзелеше белгечлеге буенча бер урынга – 11, экология һәм табигатьтән файдалану белгечлегенә – 9 кеше. Монда бигрәк тә икътисад, менеджмент белгечлекләренә бәйге зур. Биредә гуманитар юнәлеш буенча 20 бюджет урыны кыскартылган. Документ бирүче абитуриентларның күбесе – республика районнарыннан, Башкортстан, Ульян төбәкләреннән. КДАУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Гүзәл Фәссахова әйтүенчә, абитуриентларның шактые документларының төп нөсхәләрен алып килгән инде. Ә аны вакытында тапшырган яшьләр тегендә-монда сикереп йөрми, үзләренең кайда укырга теләвен яхшы белә дигән фикер калдыра.
27 июльдә барлык абитуриентларның исемлеге эленәчәк. 30 июльдә максатчан юнәлеш һәм тәкъдим ителүчеләрнең исемлеге (список рекомендованных) билгеле булачак. Абитуриентлар төп нөсхәне 4 августка кадәр китерергә тиеш. Нәтиҗәләр 5 августта игълан ителәчәк.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз