Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бөтен нәрсәбез бар
2013 елның 17 июле, чәршәмбе
«Әкияттәге кебек монда», – дип шатлана Балтач районының Бөрбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективы. Белем бирү йортындагы шартлар, чыннан да, сокланудан тел шартлатырлык булса, яңа мәктәпле булып куюлары да нәкъ әкияттәгечә килеп чыккан. Узган елның 8 декабреннән элеккеге бик иске биналарыннан өр-яңа мәктәпкә күчкәннәр алар.
1964 елда Бөрбаш мәктәбенең бинасы яна. Аның урынына ашыгыч рәвештә генә яңа белем бирү йорты төзеп куялар. Шул гомердән бирле зур төзекләндерү күрмәгән корылма бик беткән, таушалган булган, диварларында ярыклар барлыкка килгән. Ниһаять, узган ел иске бина белән хушлашканнар. «Аллаһы Тәгаләдән вакыт җиткәндер инде», – ди авылның имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев. Сүз уңаеннан, хәзрәтнең дә мәктәпне яңартуга керткән өлеше бик зур.
Мәктәп яңа санитар-гигиена таләпләренә туры китереп төзелгән. Башлангыч сыйныфлар зурлардан аерым укый. Беренче сыйныфларга махсус өч бүлмә каралган – уку, уйнау һәм йоклау өчен. «Продленка» булгач, бала бераз йоклап алырга тиеш икән. «Сәгать 3-4тә кайтып китәләр. Әти-әниләре баланы китергәндә дә, алып кайтып киткәндә дә кул куярга тиеш», – ди мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча мөдире Әнисә Гобәйдуллина.
Бүген Бөрбаш мәктәбендә 129 бала укый, аларга 25 укытучы белем бирә. Укучылар ике авылдан – Бөрбаш-Сәрдегәне һәм Бөрбашның үзеннән. Быел коллектив ун укучысын зур тормыш юлына озаткан.
«Информатика буенча бик көчле безнең мәктәп. Сайтлар конкурсында катнашабыз, олимпиадаларда призлы урыннар яулыйбыз. Укучыларыбыз вузда математика һәм информатика факультетларына керәләр», – ди Әнисә Камилевна. Моның өчен шартлар да тудырылган: информатика сыйныфы, 3 интерактив такта, 24 ноутбук, 24 компьютер, 5 телевизор, 5 видеокамера, 3 музыкаль үзәк һәм 9 проекторлары бар икән. «Өй туе»на Президент Рөстәм Миңнеханов та бүләк ясаган, анысы кайтып җитмәгән әле.
Актлар һәм спорт заллары, бөтен шартлары булган ашханә, малайлар өчен остаханә – Бөрбаш мәктәбендәге уңайлыклар болар белән генә бетми әле. Бер залны көрәш клубы итеп көйләгәннәр, егетләр анда бик яратып йөри икән. «Бөтен нәрсәбез бар, хәтта ит чаба торган бүкәнебезгә хәтле», – ди көлеп Әнисә Гобәйдуллина.
«Шәхри Казан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз