Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Ә син мәктәбеңә ярдәм иттеңме?
2013 елның 17 июле, чәршәмбе
Соңгы бер ай эчендә югары урыннарда эшләүче җитәкче яки эшмәкәрләрнең кайчандыр үзләре укыган мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтү очраклары күбәеп китте. Яхшы гамәл, сүз дә юк.
Акциянең максаты изге – мәктәпләрнең хәлен яхшырту. ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтмешли, дәүләтнең акчасы бөтен нәрсәгә дә җитеп бетми. Табышлы, акчалы урында эшләүче кешеләрнең дә ярдәме кирәк. Дөрес, белем бирү йортларына төрлечә булышучылар моңарчы да бар иде. Тик аларның игелегеннән бөтен республика хәбәрдар булмады. Ә акция кысаларында эш итүчеләрнең исемлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында эленгән, «ярдәм күрсәткән» мизгелләрен телевидение дә эләктереп ала. «Мәктәбеңә ярдәм ит!» проекты мәңгелек булмас. Төгәлрәк әйткәндә, бу елның 1 сентябрендә үк йомгак ясалачак аңа. Президент фатиха бирмәсә, акция кулдан җитәкләп йөртмәсә, уку йортларына матди файда китерүчеләр калырмы икән?
Чара ике куянның койрыгын тоту өчен уйлап чыгарылган. Мәктәпкә дә ярдәм була, эшмәкәр дә «изге зат»лар рәтенә керә. Тик бөтенләй башкача уйлаучылар да бар икән. Мәсәлән, «Дорогой дом» күчемсез милек агентлыгы директоры Александр Шамов. «Кайчандыр үзем белем алган мәктәпкә ярдәм итәргә җыенмыйм. Мин укуны тәмамлаганга 20 елдан артык вакыт узды, ул гомер эчендә берничә директор алышынды. Ни өчен мин шәхси милкем булмаган җиргә акчамны бирергә тиеш? Нәрсә, хәзер үзем йөргән балалар бакчасына яки поликлиникага да ярдәм күрсәтиммени?» – ди эшмәкәр. Менә шундыйлар да бар. Ирешкән уңышларымда мәктәбемнең, укытучыларның да өлеше зур бит, дип, арттан эткәнне көтмичә, үз теләге белән ярдәм итүче химаячеләр дә җитәрлек, шөкер.
Акция кысаларында республикада 36 миллион сумга якын акча җыелган инде. Зур-зур урыннарда эшләүче укучылары булса да, бер дә ярдәм күрмәгән мәктәпләр дә бар әле. Әтнә районының Комыргуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе, мәсәлән, шундыйлар рәтенә керә. «Вак-төяк ярдәмнәр була, әлбәттә. Тик авыз тутырып сөйләрлек очраклар юк. Шул җирле хуҗалык булыша инде бераз», – диләр белем бирү йортында. Тәтеш районы Бакырчы урта гомумбелем бирү мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча мөдире Фирая Сәлимҗанова да, сорауны ишеткәч: «Юк шул», – дип уфтанып куйды. «Безнең мәктәпкә Үтәмеш һәм Бакырчы авылларыннан килеп укыйлар. Үтәмешнекеләр авылларына булышлык күрсәтеп тора, яңа мәчет салдырдылар менә. Кызганыч, мәктәпне генә исләренә төшермиләр. Танылган театр һәм кино актеры Сергей Шәкүров (аның әтисе – Бакырчы авылыннан. – Авт.) та кайтып киткән иде, булышырмын, дип вәгъдәләр бирде дә, күренми әле», – ди Фирая апа.
Быел бер мәктәпнең чыгарылыш кичәсендә катнашырга туры килде. Унберенчеләр белем бирү йортына истәлеккә үзенчәлекле бүләк ясады – «Тәкъдимнәр китабы». «Мәктәптә компьютерлар күбрәк булсын, спорт залы һәм ашханәнең диварлары яңартылсын, һәр сыйныф бүлмәсендә интерактив такта һәм мультимедияле проектор урнаштырылсын» ише теләк-тәкъдимнәрне кычкырып укыганда, мәктәп директоры: «Булсын, ник булмасын?!» – дип кабатлап баруы белән көлдергән иде. «Укып бетереп, зур кешеләр булгач, ул проекторларны иң беренче сездән сорыйсы булыр әле», – диюен дә укучылар елмаеп тыңлады. Ул көнне шаяру катыш әйтелгән сүзләрдә хаклык булуын да онытмасыннар иде. Күз яшьләре белән саубуллашкан икенче йортларын, директор әйтмешли, «зур кешеләр» булгач та исләренә төшерсеннәр, «өс»тән кушканны көтмичә, ярдәм дә итсеннәр иде алар!
«Шәхри Казан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз