Нурлат районы мәктәпләрендә һәм бакчаларында ремонт эшләре башланды

2013 елның 17 июле, чәршәмбе
Нурлат районы мәктәпләрендә һәм бакчаларында ремонт эшләре башланды.
– Нигездә, мәктәпләрнең сыйныф бүлмәләрендә ремонт ата-аналар ярдәме белән башкарылса, коридорларда, фойелардагы эшләр шефлар һәм мәктәп җитәкчелеге көче белән алып барыла, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Газиз Юнысов. – Моннан тыш, һәр мәктәп җитәкчелеге “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе буенча да эшли. Бик акрынлап кына булса да “боз кузгалды”, дип әйтергә мөмкин. Ә балалар бакчаларына килгәндә, биредә бюджеттан тыш, ремонт һәр учреждениенең үз акчаларына ясала. Билгеле инде, биредә дә ата-аналар ярдәменнән башка булмаячак.
Мәктәпләрдә ремонт эшләре 15 августка төгәлләнергә тиеш булса, балалар бакчаларында аны ике атнадан да арттырмаска, диләр мәгариф идарәсендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International