Географияне игътибар үзәгенә алалар

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе
Быел республикада бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча уртача балл узган елга караганда бары тик география сынавыннан (0,8 баллга) гына түбәнрәк. Баллар саны инглиз теленнән – 18,8, химиядән – 14, физикадан 11гә арткан. Укучыларның географияне начар белү сәбәпләре нидә икән?
– Әлеге фәннән балларның кимрәк булуы көтелмәгәнрәк килеп чыкты. Узган уку елында укучыларның математикадан белем дәрәҗәсен арттыру өстендә эшләгән идек. Хәзерге вакытта география күрсәткечләренә нәрсәләр йогынты ясавы ачыклана. Бәлкем, матди база начардыр. Укытучыларның квалификациясен тикшерергә кирәктер. Алдагы елда географиядән белем бирүгә зур игътибар биреләчәк, – дип белдерде кичә ТР Хөкүмәт йортында БДИ нәтиҗәләренә багышланган брифингта республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин.
Былтыр Татарстанда 100 балл туплаган укучыларның саны 109 булса, быел әлеге күрсәткеч бигрәк тә химия (216), инглиз теле (18), информатика (40), физика (36), математика (15), биологиядән (21) артты. Шулай итеп, 416 эшкә иң югары билге куелган. Ике фәннән 100 баллны – 25, өч фәннән ике укучы җыйган. Бу хакта газетабызның алдагы саннарында язып чыккан идек.
Химиядән 100 баллык эшләрнең артуы күзәтелә. Мондый алга китеш нәрсәгә бәйле икән? Гомумән, югары нәтиҗәләр күпләрдә шик тудырырга мөмкин.
“Белгечләр 90 нан югары баллык эшләрне кабат тикшерде. Әмма таләпләрдән тайпылышлар сизмәдек. Ә химиягә килгәндә, әлеге укучылар химия-биология юнәлешләрендәге мәктәпләрдә укыган булып чыкты”, – ди Данил Мәхмүтович.
Бездә быел барлыгы 113 укучы аттестатсыз калды. 2009 елда әлеге сан 1452 иде. 2013 елда 16 районда мәктәптән белешмә белән чыгучылар булмаган. Болар – Әлки, Бө­гелмә, Мамадыш, Теләче, Чистай һәм башка районнар. Ә менә Әтнә, Баулы, Сарман, Чүпрәле, Нурлат, Аксубай кебек районнарда күрсәткечләрнең түбәнәюе сизелә. Республика мәктәпләрендә белем бирү рейтингы август киңәшмәсендә игълан ителәчәк. Исемлек математика, рус теленнән БДИ нәтиҗәләре, аттестатсыз калучылар, югары баллар туплау күрсәткечләрен үз эченә ала. Быел имтиханнарда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Чаллының 26 нчы гимназиясе, Казанның 131 нче һәм Бөгелмәнең 6 нчы лицейларын мисалга китерергә була. Авыл районнары арасында Нурлатның 2 нче һәм Тукай районының Бәтке мәктәпләре үр­нәк булып тора. 2009 ел белән чагыштырганда рус теленнән белем күрсәткече 54,5 баллдан 67 баллга күтәрелгән. Монда Бөгелмә, Арча, Казанның Вахитов, Идел буе районы укучыларының өлеше зур. Түбән күрсәткечләр Мөслим, Теләче, Ютазы районнарында күзәтелә. Математикадан уртача балл 41,9 дан 56,6 га арткан.
Укучыларга имтихан кагыйдәләре каткат аңлатылса да, аны санга сукмаучылар да бар. Быел сынауларга кесә телефоны, фотоаппарат, сәгать-калькулятор һәм башка элемтә чаралары, шпаргалка, белешмәматериаллар белән керүчеләр булды. Шул рәвешле 33 кеше (Чүпрәледән – 5, Арчадан – 4, Яңа Чишмәдән – 3, Казан шәһәре, Актаныш, Буадан икешәр) имтиханнардан куып чыгарылды. Нурлат, Баулының ике укучысы контроль үлчәм-материалларын Интернетка урнаштырды. “Интернетка куелган бер генә материалның да ачыкланмый калганы юк. Укучыларның хәтта кайсы урында утырганына кадәр белергә мөмкин. Бу нәрсә алдагы елларда укучыларга да сабак булсын иде. Барлыгы 61 беркетмә төзелде. Аларның 24е – вазыйфаи, 37се физик затларга кагыла”, – ди урынбасар. Кисәтү алган 33 укучыга рус теле һәм математика сынауларына керергә рөхсәт ителгән. Чөнки балаларның язмышы хәл ителә, аттестат аласылары бар. Ә менә алар югары уку йортларына керә алмый.
Быел тугызынчы сыйныфны 37 меңгә якын укучы тәмамлады. 2012 ел белән чагыштырганда барлык фән­нәр­дән дә уртача нәтиҗәләр яхшырак. Ләкин рус теленнән 0,11 баллга түбәнрәк. Татар теленнән имтиханның яңа формасын 8 мең 627 укучы тапшырган. Быел “плюс бер балл” системасы кертелгән иде. Икенче елдан татар теленнән сынау штатлы режимга күчәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International