Казан һәм Әлмәтнең 7 укучысы "Сириус. Җәй: үз проектыңны башла» дип аталган программа буенча , Казан федераль университетының А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының физик химия кафедрасы лабораторияләрендә берничә атна эшләячәкләр.
Казан мәктәпләреннән алты бала, Әлмәттән бер укучы поимерларны тикшерү белән бәйле үз проектын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк.
Программада катнашучылар лабораториягә үз проектларының эксперименталь өлешенә килгәнче, А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты кафедрасы галимнәре һәм аспирантлары үткәргән семинарларны бер ай дәвамында онлайн тыңладылар. Дәресләрдә алар укучыларны үз эшләрендә кулланылачак тикшеренү методлары белән таныштырдылар, химия лабораторияләрендә эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре, шулай ук аларның киләчәк проектлары турында сөйләделәр.