Яр Чаллы мәгариф учреждениеләрендә кытай телен өйрәнү мөмкинлеген караячаклар, дип хәбәр итте матбугат конференциясе вакытында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, Чаллы мәктәпләрендә инглиз теле урынына кытай телен укыта башлаячаклармы дигән сорауга җавап биреп. Мондый практика хәзер Мәскәүдә еш очрый.
Хакимият эшләргә әзер, шәһәрдә моңа ихтыяҗ бар, дип билгеләде түрә. Бүгенге көндә Чаллы мәктәпләрендә төрле телләр өйрәнәләр. Балаларның күбесе чит тел итеп инглиз телен өйрәнә, немец һәм француз телләрен өйрәтүчеләр бар. Шулай ук 55нче мәктәптә балаларга испан теле укыталар.