Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мультфильм һәм кинофильмнарның үрнәк исемлеге мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасына кертелгән, аның проектын Мәгариф министрлыгы әзерләгән.
Балаларга Россия һәм чит ил мультфильмнары тәкъдим ителгән.
Өлкән буынга таныш булган совет мультфильмнары:
"Гав исемле мәче", "Малыш и Карлсон", "Маугли", "Дюймовочка", "Винни-Пух", "Бремен музыкантлары", "Снежная королева", "Аленький цветочек", "Патша-солтан турында әкият". "Суворов: великое путешествие", "Белка и Стрелка. Звездные собаки", "Зебра в клеточку" мультсериаллары, "Фиксики", "Маша и медведь" һәм башкаларбалалар яраткан мультиклар. Шулай ук "Варвара-краса, длинная коса", "Золушка", "Приключения Буратино", "Морозко" һәм башка әкиятләр тәкъдим ителде.
Чит ил анимациясеннән исемлеккә, аерым алганда, "Бемби", "Король лев", "Алиса в стране чудес", "Ледниковый период", "Долина муми-троллей", "Минем күршем Тоторо", "Рыбка Поньо на утесе" һәм башкалар эләккән.