Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Александр Пушкинның тууына 225 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган чаралар әзерләячәк.

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

 2024 елда бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тула. Танылган авторның юбилеен бәйрәм итү хөрмәтенә Россиядә бик күп истәлекле чаралар үткәреләчәк. Тиешле күрсәтмә норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырылган.

Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 5 июлендәге «А.С. Пушкинның тууына 225 ел» Указын үтәү йөзеннән, РФ Хөкүмәте шагыйрьнең юбилей көнен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча төп чаралар планын раслады.

2023 елдан 2024 елга кадәр А. С. Пушкин тормышына һәм иҗатына багышланган төрле экспозицияләр һәм күргәзмәләр оештырылачак. Халыкара, гомумроссия һәм төбәк конференцияләре һәм укулар, түгәрәк өстәлләр, форумнар һәм семинарлар үткәрәчәк.

Шулай ук чаралар планына социаль әһәмиятле иҗади конкурслар, концертлар, истәлекле кичәләр, флешмоблар, викториналар, олимпиадалар, лекцияләр, мастер-класслар керә.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә мәкаләләр, монографияләр, фотоальбомнар, башка фәнни әдәбият, методик һәм укыту әсбаплары бастырылачак.

А. С.  Пушкин 1799 елның 6 июнендә туган. Аның рус әдәбиятына керткән өлеше чыннан да бәяләп бетергесез. Китап һәм сөйләм нормаларын берләштергән шагыйрь стиле бүгенге көнгә кадәр рус әдәби теленең нигезе булып кала. Пушкин әсәрләре даими рәвештә яңадан бастырыла, дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителә, алар буенча опералар, балетлар, хорлар язылган, алар күп тапкырлар экранлаштырылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International