Татарстанлылар онлайн-форматта хәрби-патриотик диктант яза ала

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Россиядә быел беренче тапкыр Бөтенроссия хәрби-патриотик диктант узачак. Акциядә 15 ноябрьдән  30 ноябрьгә кадәр онлайн-форматта , яки көзге чакырылыш тәмамланган көнгә кадәр катнашырга мөмкин булачак.

Диктант нәтиҗәләре 9-10 декабрьдә Мәскәү һәм Санкт-Петербургта ясалачак, диде "Авангард" яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүнең Россия укыту-методик үзәге җитәкчесе Дарья Борисова.

Диктантны Мәскәү, Казан, Архангельск, Владивосток, Вологда, Екатеринбург, Курск, Саранск, Сочи һәм Тула "Знание" җәмгыяте студияләрендә, шулай ук педагогик вузларда һәм мәгариф үзәкләрендә язарга мөмкин булачак. Акциядә катнашыр өчен проектның онлайн-платформасында теркәлергә кирәк.

Диктантта 14 яшьтән өлкәнрәк 100 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International