Казанда «Глаголица» IX халыкара әдәби премиясенең финалы узачак

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

2022 елның 14 ноябреннән 18 ноябренә кадәр Казанда «Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиясенең (www.glagolitsa-rt.ru) финалы узачак.  Ул 2003 елда Татарстанда нигез салынган 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге талантлы балаларга әдәби иҗат өлкәсендә ярдәм итү буенча уникаль халыкара проект.

Быел бәйгедә Россиядән һәм дөньяның 17 иленнән (Франция, Кытай, Испания, Германия, АКШ, Латвия, Монголия, Казахстан, Молдова, Беларусь Республикасы, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗан һ.б.)  2212 кеше катнашты:

Финалга 140 кеше чыкты, алар төп приз - Хрусталь ябалак өчен көрәшәчәк. Конкурс рус һәм татар телләрендә үткәрелә.

Ел саен бәйгенең финалы танылган язучылар, тәрҗемәчеләр, Россия һәм Татарстан журналистлары, шулай ук мөхтәрәм кунаклар катнашында әдәби смена форматында уза. Быел  Россия кинодраматургы, рәссам-куючы, актер, кинорежиссер, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Адабашьян  һәм жюри әгъзалары: танылган балалар язучылары һәм шагыйрьләре  Андрей Усачев, Виктор Лунин, Сергей Махотин, Нина Дашевская; журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Надежда Ажгихина, танылган тәрҗемәчеләр Ольга Варшавер, Ольга Мэотс һәм башкалар.

 

Мондый "йолдызлы" составның килүе Казан халкында һәрвакыт зур кызыксыну уята.  Шуңа күрә визит программасында осталарның  шәһәр халкы белән иҗади очрашулары планлаштырылган . Бу авторлар һәм аларның әсәрләре белән танышу, фильмнар күрсәтү, театр  һәм автограф-сессия. Керү ирекле.

«Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 18 ноябрь көнне 12:00 сәгатьтә «Әкият» курчак театрында узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International