Казан федераль университеты хәзер Кытайдан югары уку йортлары белән икеле дипломнар программасын булдыру буенча сөйләшүләр алып бара. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Югары мәктәбе деканы, доцент, филология фәннәре кандидаты Эльмира Хәбибуллина сөйләде.
Хәзер КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында Кытай телен, тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен һәм икътисадын өйрәнүгә исәпләнгән күп санлы программалар эшли. Гомумән алганда, ун юнәлеш буенча Россиядән 1,5 меңгә якын студент белем ала. Уку тәмамланганнан соң алар төрле халыкара компанияләргә эшкә урнаша, шул исәптән Кытайда да эшли ала.