17-18 ноябрьдә Мәскәүдә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең VII Бөтенроссия съезды узачак. Чара Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылды. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең стратегик өстенлекләре съезд темасы булачак. Пленар утырышта Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева катнашачак.
Ике көн дәвамында, дистанцион форматта Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан, шулай ук Беларусь республикаларыннан, Абхазия һәм Көньяк Осетиядән, 250 делегат һәм 20 меңнән артык кеше катнашачак. Катнашучылар сыйфатлы мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген тәэмин итү, Россиянең бердәм белем бирү киңлеген ныгыту, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем дәрәҗәләренең дәвамлы булуы һ.б мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Алар шулай ук сәламәтлек һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга мәктәпкәчә белем бирүне оештыру һәм хәзерге мәктәпкәчә белем бирү педагогын әзерләү проблемасына да кагылачак.
Съезд чараларын трансляцияләү сайтта булачак.
Делегатлар һәм катнашучыларны теркәү сайттан 20 нче октябрьдән 17 нче ноябрьгә кадәр мөмкин .