Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү буенча мәктәп уку программаларына кертү турында тәкъдимнәр тапшырырга кушты, дип хәбәр итә Россия Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
Россия Спорт министрлыгына, мәҗбүри дисциплиналарга спорт снаряды ыргыту һәм пневматик винтовкадан атуны өстәп да ГТО нормативларына үзгәрешләр кертүне эшләргә кирәк.
Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары кушуы буенча, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, ведомстволар белән берлектә, шулай ук каникуллар вакытында балалар лагерьлары базасында, Бөтенроссия массакүләм спорт-патриотик чаралар, шул исәптән «Аҗаган» хәрби-спорт уены үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерлиләр. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин белән килештерелде.
Россия Президенты Владимир Путин 2015 елның 6 октябрендә "Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында" Федераль законга һәм РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законга кул куйды.
ГТО комплексы спорт нормативларын 11 яшь төркемендә, алты яшьтән башлап тапшыру күздә тотыла.