Казанда 14 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр "Глаголица" IX халыкара бәйсез әдәби премиясенең финалы узачак ,ул әдәби иҗат өлкәсендә 10 яшьтән 17 яшькә кадәр талантлы балаларга ярдәм итү буенча халыкара проект. Бу премиягә 2014 елда Казанда нигез салына. Быел анда катнашуга гаризаларны, россиялеләрдән тыш, дөньяның тагын 17 иленнән җибәргәннәр , шул исәптән Франция, Кытай, Испания, Германия, АКШ, Монголия, Казахстан, Молдова һәм башкалар. Барлыгы 2212 гариза кергән, бу премия тарихында рекордлы сан.
“Глаголица” балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру өчен, шулай ук рус һәм татар сүзләрен үстерү һәм хуплау өчен булдырылган. Катнашучылар 9 номинациянең теләсә кайсын сайлый ала. “Неформат” номинациясе дә бар, шуңа да катнашучылар өчен бирелә торган әсәрләрнең стилистикасында чикләүләр юк диярлек. Шул ук вакытта конкурста катнашу бушлай. Финалга быел 140 кеше чыкты, алар төп приз – “Бәллүр ябалак “өчен көрәшәчәк, - дип шәрехләделәр «Татар-информ»га ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.
"Конкурска электрон рәвештә гариза бирү , бу әле барысы да түгел. Күзгә -күз карап аралашу вакытында һәм мастер-классларда катнашучылар әле үзләренең автор икәнлекләрен исбатларга, сәләтләрен һәм потенциалын күрсәтергә тиеш. 9 номинациянең һәрберсендә диярлек ике төрле яшь категориясе каралган, шулай булгач, бүләкләү тантанасында һәм лауреатларны игълан иткәндә 36 исем аталачак", - диде" Счастливые истории" хәйрия фондының матбугат сәркатибе Ольга Бурова.
140 финалист Татарстанның Лаеш районындагы «Звездный» лагеренда әдәби сменада катнашты. Алар өчен 14-18 ноябрь көннәрендә мастер-класслар, танылган танылган язучылар (Андрей Усачев, Нина Дашевская) белән очрашулар үткәреләчәк.
Ярымфинал көннәрендә сүз осталары шулай ук шәһәр халкы белән очрашачак (Ленин мәдәният йортында, Милли китапханәдә, "Штаб" креатив индустрия резиденцияләрендә). Бу очрашуларга керү, шулай ук фильмнар, театраль постановкалар һәм автограф-сессияләр ирекле.
«Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиясен бүләкләү тантанасы 18 ноябрь көнне «Әкият» курчак театрында узачак. Җиңүчеләр бүләккә планшетлар, “Кече китапханә” әдәби әсәрләр җыелмасы алачаклар