Россиядә чит телләрне белүгә "Лингвотест" сертификация тесты системасын эшләтеп җибәрделәр. Ул эшлекле һәм академик аралашу өчен инглиз телен белү дәрәҗәсен расларга һәм россиялеләргә өйрәнү мөмкин булмаган чит ил аналогларын алмаштырырга тиеш.
" 10 ел дәвамында студентлар арасында инглиз телен белү дәрәҗәсенә бәйсез экспертиза үткәрелде. Бездә төрле тестлар эшләү, шулай ук, экспертлар әзерләү буенча шактый тәҗрибә тупланган. Без бөтен илгә системаны эшләргә әзер һәм телибез ", - дип белдерде Югары икътисад мәктәбе ректоры Никита Анисимов.
Киләсе елның гыйнварында тестлаштыру Түбән Новгородта эшли башлаячак, ә февральдән март аена кадәр Россиянең башка төбәкләрендә тест үткәрү үзәкләре ачылачак. Тест дүрт бүлектән тора. Сертификат алу өчен, барлык бүлекләрне дә үтәргә кирәк.
«Просвещение» компанияләр төркеме президенты Михаил Кожевников билгеләп үткәнчә, бу сертификатны Россиядә генә түгел, ә халыкара сертификат итеп ясау планлаштырыла.
Алга таба системага башка телләрне белү дәрәҗәсен, шул исәптән чит тел буларак рус телен дә, тестлауны кертү планлаштырыла. Система 18 яшьтән өлкәнрәк кандидатларга исәпләнгән. Тестларны онлайн-форматта яки ВШЭ үзәкләренең берсендә узарга мөмкин булачак.