Россия Президенты Владимир Путин законга кул куйды, аның нигезендә урта махсус уку йортлары каршында укыту-җитештерү комплекслары төзеләчәк. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Закон мондый комплексларның белем бирү оешмаларында студентларны практик яктан әзерләү, укучыларга һәм чыгарылыш укучыларына вакытлыча эш бирү өчен төзелүен билгели. Анда керем китерә һәм укыту профиленә туры килә торган эшчәнлек алып барылачак, ул товарлар җитештерү, хезмәтләр күрсәтү белән бәйле булырга мөмкин.
Документ шулай ук көллиятләрнең чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруда ярдәм итү бурычын закон нигезендә беркетә.
Закон рәсми басылып чыкканнан соң ун көн узгач үз көченә керә.