Россиядә укучылар өчен "Киләчәк коды" программасы буенча ике еллык бушлай курслар эшли. Аларга 8 – 11нче сыйныф укучылары да кушыла ала, дип хәбәр итә объясняем .рф порталы.
Укулар «Санлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында уздырыла. Курсларда укучылар Python, Java, C # яки C программалаштыру телләрен сайларга мөмкин.
Курсларда катнашу өчен гаризалар, шулай ук тагын да җентеклерәк мәгълүмат дәүләт хезмәтләре федераль порталында бар.
Илкүләм проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла.