Россия мәктәпләренә капиталь ремонт буенча президент йөкләмәсе планлы рәвештә гамәлгә ашырыла. Быел эш 1100 бинада төгәлләнде, киләсе елда 1 сентябрьгә кадәр 1500 дән артык мәктәп яңартылачак.
2023 елда Россиядә Педагог һәм остаз елын билгеләп үтәчәкләр һәм гыйнварга кадәр педвузларда барлык ремонт эшләрен төгәлләү күздә тотыла. Капиталь ремонт бөтен ил буйлап Россия мәктәпләрендә җәелдереләчәк. Быел 1 сентябрьгә 1049 гомуми белем бирү учреждениесе төзекләндерелде. Көз дәвамында тагын 36 бинада ремонт төгәлләнде, тугызында эш ноябрьдә тәмамланачак һәм декабрьдә план буенча тагын 224 объектны тапшырасы бар. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә 2023 елда федераль бюджетта 66,9 миллиард сум каралган, дип белдерде вице-премьер Татьяна Голикова.