Тәрбиягә алган балаларны мәктәпкә урнаштыруны өстенлек итеп куйдылар

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Тәрбиягә алынган балаларны бертуганнары һәм апалары белән бергә өстенлекле тәртиптә бер белем бирү учреждениесенә кертәчәкләр. РФ Гаилә кодексына һәм мәгариф турындагы канунга мондый төзәтмәләрне Россия президенты Владимир Путин имзалады.

Элегрәк канун балалар бакчасына яки башлангыч мәктәпкә шушы учреждениегә туган абыйсы яки апасы йөри торган балага гына кабул итү хокукы биргән иде. Дәүләт башлыгы тарафыннан имзаланган закон бер гаиләдә тәрбияләнүче балаларга карата барлыкка килгән "дискриминацияне" юкка чыгара, чөнки гаиләдә опека һәм попечительлектә торучы балалар да була ала.

Бу хокук хәзер башлангыч мәктәпкә һәм балалар бакчаларына гына түгел, гомуми урта белемнең барлык оешмаларына да кагыла, конкурс нигезендә кабул ителә торган белем оешмаларыннан тыш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International