Фәрит Мөхәммәтшин волейбол федерациясенең өстенлекле бурычы дип һөнәри спортчылар сменасын әзерләүне атады

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Анда республиканың «Россиянең мәктәп волейбол лигасы» Бөтенроссия проектында катнашуына йомгак ясалды һәм агымдагы спорт сезонында «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Барс» һөнәри командалары чыгышларына югары бәя бирелде.

ТР Волейбол федерациясе вице-президенты, “Зенит-Казан” волейбол клубы директоры Олег Брызгалов Татарстанда “Мәктәп волейбол лигасы” III сезонын үткәрү нәтиҗәләре һәм “Россиянең мәктәп волейбол лигасы” Бөтенроссия проектының финал уеннары нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бишенче сезонда МВЛ республиканың 740 мәктәбен колачлаган, уеннарда 23 меңнән артык укучы катнаша, 5 мең команда булдырылган. Быел 10 регион катнашында узган беренче Бөтенроссия турниры 2128 мәктәптән (62 мең катнашучы ) 7 мең команда җыйды.

Президиум утырышына йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин яшь сменасы хисабына профессиональ спортчыларны әзерләүнең нәтиҗәле системасын булдыру мәсьәләләренә игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. "Башка илләрдән танылган спортчыларны чакырырга һәм яхшы уен күрсәтергә - күп акыл һәм талант кирәкми, - дип ассызыклады Татарстан Волейбол федерациясе президенты. - Без үзебезнең күренекле уенчыларны һәм тренерларны тәрбияләргә һәм әзерләргә өйрәнергә тиеш. Үсеп килүче буынга игътибар итәргә, тәрбия  эшен көчәйтергә. Безнең федерациянең, безнең "йолдызлы" командаларның баш тренерларының һәм клуб җитәкчеләренең төп бурычы сенә шулар хәзер. Ә моның өчен республикада барлык шартлар һәм резервлар бар".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International