Казанда , 10 ел эчендә, 106 мәктәп һәм 86 балалар бакчасы капиталь ремонтланган

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов Казан шәһәре Думасы сессиясендә  хәбәр иткәнчә, яңа учреждениеләр төзү белән беррәттән инде гамәлдәге мәгариф оешмаларын да яхшыртырга кирәк. 10 ел эчендә Казанда 106 мәктәп һәм 86 балалар бакчасы капиталь ремонтланган, аның өчен 6,7 млрд сумнан артык акча тотылган. Бу зур нәтиҗә. Шуңа да карамастан, эшнең мөһим фронты кала. Спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим, 2015 елдан башлап  50 спорт залы яңартылды, дип хәбәр итте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International