РФ Хөкүмәтенең мәгариф, фән һәм техника өлкәсендәге премияләре

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф , фән һәм техника өлкәсендә, шулай ук яшь галимнәр арасында фән һәм техника өлкәсендә 2023 елгы Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләрен алуга эшләр кабул итә башлый. Премияләр ел саен ведомствоара совет тәкъдимнәре нигезендә тапшырыла, аның составына академия берләшмәләре һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре керә.

Премияләр алу өчен эшләрне рәсмиләштерү һәм тәкъдим итү тәртибе махсус сайтта, шулай ук Россия Мәгариф министрлыгы порталындагы «коллегиаль органнар» бүлегендә (профильле ведомствоара Советлар бүлекчәләре) басылган.

Барлык таләпләр нигезендә рәсмиләштерелгән эшләр авторлардан яисә аларның ышанычлы затларыннан РФ Фән һәм югары белем министрлыгында 2023 елның 20 февраленә кадәр,  эш көннәрендә,  125009, Мәскәү, Брюсов тыкрыгы, 21нче йорт, каб 134,  адресы буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International