Светлана Кириллова «Мәктәп ашханәсенең иң яхшы пешекчесе»Бөтенроссия конкурсында көмеш медаль яулады

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанның  Совет районы159 нчы лицеенда пешекче булып эшләүче Светлана Кириллова, бу  конкурска Казан сәүдә-икътисад техникумының технология бүлеге мөдире Анна Злыгостева һәм Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының әйдәп баручы белгече Анна Апресян җитәкчелегендә әзерләнә.

Моннан тыш, 159 нчы лицей командасы "Иң яхшы мәктәп ашханәсе – 2022» Бөтенроссия конкурсында катнаша. Финал Уфада 21-22 ноябрьдә узды. Сынау нәтиҗәләре буенча Казан белгечләре 24 нче ноябрьдә Мәскәүдә РФ Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында узачак суперфиналга чыкты. 159 нчы лицей "Миллионлы шәһәрнең иң яхшы мәктәп ашханәсе» номинациясендә катнашачак, дип хәбәр итә Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International