Казанда рус теле һәм әдәбияты укытучылары форумы узды

2022 елның 26 ноябре, шимбә

24 ноябрьдә Казанда « Адымнар -белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль комплексы базасында рус теле һәм әдәбияты укытучылары форумы узды.

Форум эшендә рус теле һәм әдәбияты укытучылары, район методик берләшмәләре җитәкчеләре, «рус теле» һәм «әдәбият»фән өлкәләрен күзәтүче район методик хезмәтләре методистлары катнашты.

ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсенең баш киңәшчесе Адилә Хәйруллина форумның мактаулы кунагы булды. Шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты вәкилләре катнашты.

Форум 2 өлештән торды: пленар һәм секция утырышлары.

Пленар утырышта Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында рус телен һәм әдәбиятын өйрәнү һәм укытуның көнүзәк мәсьәләләре, филолог –укытучыларны һөнәри үстерү юнәлешләре, укучыларны 2023 елда рус теле һәм әдәбияты буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү үзенчәлекләре каралды.

Форумның икенче өлешендә секция утырышлары узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International