Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән беренче басма матбугатчы Иван Федоровка багышланган студентлар һәм мәктәп укучылары олимпиадасы узды. Чара ел саен үткәрелә торган Рус теле көненә багышланган һәм яшьләр фәнни-мәгариф фестивале кысаларында оештырылды.
Чара инде беренче ел гына үткәрелми. Аның төп максаты – студентларның рус теле, рус мәдәнияте, рус язуы тарихы һәм Россиядә китап бастыру белән кызыксынуын арттыру.
Быел катнашучыларның гомуми саны 150 кеше тәшкил итте: урта мәктәп, гимназия, көллият укучылары, шулай ук республика югары уку йортларының 1 һәм 2 курс студентлары. Әйтергә кирәк, бу программасы күренекле шәхесләр белән танышуга юнәлдерелгән бердәнбер олимпиада.
Олимпиада барлыгы сигез бирем тәкъдим ителде, алар арасында фикер йөртү өчен иҗади биремнәр, тикшеренү характерындагы биремнәр, ребуслар һәм кроссвордлар бар иде. Оештыручылар биремнәрнең төрлелеге катнашучыларга кызыклы булачагына һәм аларны бик теләп үтәячәгенә ышаналар.
Олимпиада барлыгы өч сәгать барды. Ә тестлар башланыр алдыннан катнашучылар И.Федоров турында лекция тыңладылар.
Олимпиада нәтиҗәләре иртәгә, филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында билгеле булачак. Барлык катнашучылар да сертификатлар, ә җиңүчеләр махсус призлар белән бүләкләнәчәкләр.