Казан сынлы сәнгать һәм технология укытучысы Алевтина Софронова Россиянең иң яхшы ун укытучысы исемлегенә керде

2022 елның 25 ноябре, җомга

2022 елның 17-18 ноябрендә Санкт – Петербургта Бөтенроссия рәсем сәнгате укытучылары Форумы узды. Анда бөтен Россиядән балаларга рәсем сәнгате укытучы 300гә якын педогог катнашты.

Казаннан сынлы сәнгать һәм технология укытучысы Алевтина Софронова форумда катнашты һәм илнең иң яхшы педагоглары унлыгына керде.Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов кулыннан   рәхмәт хаты алды 

Форумның программасы бик тыгыз булды. Укыту-методик комплекс авторлары, мастер - класслар, рәссамнар, Хөкүмәт әгъзалары белән очрашулар булды. Чарада катнашучыларга укучыларны рәсем сәнгате дәресләрендә укыту һәм тәрбияләү методикаларын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлеге бирелде. Форум илнең төрле почмакларыннан сынлы сәнгать укытучыларын берләштерү һәр педагог өчен мөһим булган мәсьәләләр буенча фикер алышу, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, шулай ук төньяк башкаланың мәдәни тормышында катнашу мөмкинлеге бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International