Яшел Үзән районының Норлат авылында тагын бер балалар бакчасы ачылачак

2013 елның 23 июле, сишәмбе
Яшел Үзән муниципаль районының Норлат авылында тагын бер балалар бакчасы ачылачак. Ул башлангыч мәктәпнең беренче катында урнашачак.
Бүген биредә реконструкция эшләре бара: идән яңадан җәелә, бүлемнәр ясала, яктырту челтәре яңартыла. 800 квадрат метрда 3 өстәмә төркем ачылачак.
Норлат авылы җирлегендә 1дән алып 7 яшькә кадәр 167 бала исәпләнә, шуларның 96сы мәктәпкәчә тәрбия учреждениесенә йөри.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International