Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы, И.Я. Постовский (Екатеринбург) исемендәге Органик синтез институтының төп фәнни хезмәткәре В.В. Марковников исемендәге халыкара премия бирү турында указга кул куйды. ТР җитәкчесе Указы республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында пәйда булды.
Документта Чарушин органик химия өлкәсендә зур өлеш керткәне өчен билгеләп үтелгән диелә.
Владимир Марковников - Казан химия мәктәбенең күренекле вәкиле, Александр Бутлеров шәкерте, органик кушылмалар молекулаларында атомнарның үзара йогынтысы турындагы тәгълиматны булдыручы. Премияне гамәлгә ашыру идеясе Казан федераль университетында Марковников кагыйдәләренең 150 еллыгына багышланган 2019 елның июнендә халыкара конгресс уздырган вакытта барлыкка килде.