Югары уку йортларының 35 меңгә якын укытучысы Иннополиста яңа цифрлы белгечлекләргә укыды

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Иннополис Университетының терәк-белем бирү һәм бердәм укыту-методик үзәге эшләгән вакытта яңа цифрлы белгечлекләр буенча бөтен илебезнең 35 меңгә якын югары уку йорты укытучысы белем алган. Бу хакта Digital Innopolis days форумында РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин сөйләде.

"Инде хәзер үк Иннополиста 35 меңгә якын кеше әзерләнде. Әмма иң мөһиме, индустриаль үзәкләр бурычларына җиткерелергә мөмкин белем бирү инфраструктурасы булдырылды. Иннополис университеты тарафыннан илнең эре шәһәрләрендә сигез эре хаб булдырылган ", - дип белдерде спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International