24 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Спас районында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының Татарстан гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында 2022/2023 еллар сезонының дивизиональ этабы узды.
Уеннар Спас районының «Олимп спорт мәктәбе»ндә үткәрелде.
Ярышларның баш хөкемдары - Бөтенроссия категорияле судья Валерий Терентьев.
Ярыш йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар:
Малайлар арасында:
1 урын - Алексеевск районының А.А. Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын - Спас районының 2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын - Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе.
Кызлар арасында:
1 урын - Алексеевск районының А.А. Малафеева исемендәге 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын - Түбән Кама районының 22 нче гимназиясе;
3 урын - Әлки районының Алпар урта гомуми белем бирү мәктәбе.