Сферум мәгълүмати-коммуникация мәгариф платформасы "Мәгарифтә коммуникацияләр" Бөтенроссия хакатонын эшләтеп җибәрә, аның кысаларында укытучылар, мәктәп укучылары һәм экспертлар бергә мәктәп тирәлегендә аралашу өчен креатив карарлар өстендә эшләячәк. Хакатонда катнашучылар Сферумның укыту профилен VK Мессенджерында өйрәнәчәк һәм сервис кулланып үзенең мәгариф оешмасы өчен гамәли киңәшләр формалаштырачак.
Хакатон дистанцион форматта берничә этапта үткәреләчәк: теркәү һәм укыту, сайлап алу этабы һәм финал. Анда өч укучыдан һәм өч укытучыдан яки өч студенттан һәм өч көллият укытучысыннан торган командалар катнаша ала.
2022 елның 25 ноябрендә - 2 декабрендә узачак беренче этапта командаларга, махсус анкета тутырып, хакатонда катнашырга теләүләре турында белдерергә кирәк булачак (сылтама буенча төгәлрәк белергә мөмкин). Шуннан соң алар сайлау этабы биремен алачак. Шулай ук барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга хакатон ИКРА командасы экспертларыннан мәгарифтә коммуникацияләр турында өйрәтү вебинарлары сериясе күрсәтеләчәк.
6 декабрьгә кадәр сайлап алу этабы үткәреләчәк, аның кысаларында командалар биремне үтәячәк һәм оештыручыларга җибәрәчәк. 8 декабрьгә кадәр оештыручылар 300 команда-финалистның исемлеген ачыклаячак.
Хакатон финалы 10 декабрьдә узачак.