Казанда «Без бергә» халык иҗаты фестиваленә йомгак ясадылар

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

 26 нчы ноябрьдә Казанда «Без бергә» республика балалар иҗат фестивале узды. Фестивальне оештыручы  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм республика мәктәптән тыш эшләр үзәге.

Фестиваль - күпэтаплы конкурс, анда ел саен 700 мәгариф оешмасыннан 35 меңгә якын бала һәм Татарстанның 45 муниципаль районыннан 153 өстәмә белем бирү учреждениесе катнаша.

Республика этабында 200 солист, 300 иҗат коллективы катнашты, 1100дән артык декоратив-гамәли сәнгать әйберләре тәкъдим ителде. Фестиваль зур Гала-концерт һәм Казан дәүләт мәдәният институтында узган декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе белән тәмамланды.

 

Республика югары уку йортлары арасында «Чит ил студенты көне» фестиваленең сайлау этабы узды

 27 нче ноябрь көнне Татарстан халыклары дуслыгы йортында "Чит ил студенты көне" республика вузара фестиваленең сайлап алу этабы узды. Катнашу өчен Татарстан югары уку йортларында белем алучы 17 ил вәкилләреннән барлыгы 75 гариза килгән. Фестивальне оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе. Компетентлы жюри сүзләренчә, һәр катнашучы илне һәм үз милләтен лаеклы

тәкъдим иткән һәм үз талантларын күрсәткән.

Фестивальнең гала-концерты 10 нчы декабрьдә 14:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International