Рәсәй мәктәпләренең 11нче сыйныф укучылары өчен, 2014 елдан башлап мәктәпләрдә кертелгән, йомгаклау иншасын язарга атнадан (7 нче декабрьгә ) аз гына артык вакыт кала. Иншаны уңышлы язу Бердәм дәүләт имтиханын керергә мөмкинлек бирә. "Зачет"ка язгансың икән - БДИга рәхим ит. Язмадыңмы, килә алмадыңмы? Бәла түгел. 2023 нче елда тагын ике мөмкинлек булачак - 2 нче февраль һәм 4 нче майда. Быел чыгарылыш сыйныф укучыларын үзгәрешләр көтә: ачык тематик юнәлешләр бүтән алдан ук бастырылмаячак. Нәтиҗәле инша компонентлары яңача формалашачак. Йомгаклау иншасына 3 сәгать 55 минут бирелә, кимендә 250 сүз язарга кирәк, әмма тәкъдим ителә торган күләм – 350 сүз, күбрәк тә мөмкин, ләкин тема буенча булуы мөһим.