27 нче ноябрь көнне Татарстан халыклары дуслыгы йортында "Чит ил студенты көне" республика вузара фестиваленең сайлап алу этабы узды. Катнашу өчен Татарстан югары уку йортларында белем алучы 17 ил вәкилләреннән барлыгы 75 гариза килгән. Фестивальне оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе. Компетентлы жюри сүзләренчә, һәр катнашучы илне һәм үз милләтен лаеклы тәкъдим иткән һәм үз талантларын күрсәткән.
Фестивальнең гала-концерты 10 нчы декабрьдә 14:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак.