КХР вәкилләре ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин белән очрашты

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

29 нчы ноябрьдә Татарстанга Haier Сунь Чженьхуа җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе һәм В2В департамент директоры Haier Д.А.Коробков  эшлекле сәфәр кылды.

Делегация составында шулай ук Haier интерактив җиһазлар бүлеге җитәкчесе А.В.Сычев һәм Haier Qingdao белгечләре Чу Ханг, Лев Вэй һәм Хан Гуангда бар иде. Визит кысаларында делегация вәкилләре Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты. Делегация вәкилләре компаниянең җиһазларын тәкъдир иттеләр. Татарстан Республикасы территориясендә мәгариф учреждениеләрендә Haier интерактив панельләрен куллану буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International