Идел буе университетының Физик культура һәм спорт фәнни-тикшеренү институты базасында кешенең функциональ халәтен бәяләү лабораториясенең мөмкинлекләрен Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бәяләде. Мәгариф һәм фән министрын уникаль медицина үзәге эше белән Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов таныштырды.
Лаборатория Идел буе университеты тарафыннан Казанның талантлар университеты белән берлектә 2021 елда төзелә.
Тикшеренүләр исемлегенә тән составын, физик эшкә сәләтлелекне һәм спортчының күнегүләр дәрәҗәсен билгеләү, шулай ук чыдамлыкны билгеләүгә генетик диагностика керә. Тикшеренүләр спортчыларның потенциалын ачыклап кына калмыйча , аларның функциональ торышын мониторинглауны да гамәлгә ашыралар һәм хроник киеренкелекнең иртә билгеләрен ачыклыйлар.