Яр Чаллыда ятим балалар өчен хокукый ярдәм көне үткәрелде

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Яр Чаллыда ятим калган  чыгарылыш сыйныф укучыларына хокукый ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне узды.

Хокукый ярдәм көнен оештыручы – Яр Чаллыда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны  гаиләгә алганда ярдәм итү, гаиләләрне әзерләү һәм  булышу үзәге. Акциянең төп бурычлары - мәгълүматлаштыру, квалификацияле хокукый ярдәм алу, ата-аналарның һәм ятим балаларның хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү.

Хокукый ярдәм көненең пленар өлешендә Яр Чаллы шәһәре нед түбәндәге дәүләт учреждениеләре белгечләре катнашты һәм чыгыш ясады: опека һәм попечительлек бүлекләре, суд приставлары хезмәте бүлекчәләре, республика матди ярдәм үзәге, пенсия фонды идарәсе, «Киләчәк төзибез» һәм «Торак фонды» идарәче компанияләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр, нотариус һ.б.

Пленар өлеш азагында барлык теләүчеләр дә белгечләрдән  шәхси консультацияләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International