28 нче ноябрьдә Казан шәһәренең Совет районы 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе базасында Россия Федерациясе халыклары телләрендә укучыларның төбәкара тикшеренү конференциясе узды.
Конференциядә Татарстан муниципаль районнарыннан гомуми белем бирү оешмаларының 9-11нчы сыйныфта укучы 107 бала катнашты, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләреннән дә катнашучылар булды.
Җиңүчеләргә, призерларга һәм лауреатларга электроника һәм техника кибетенең сертификатлары һәм дипломнар тапшырылды.
Шулай ук иң яхшы тикшеренү эшләренең электрон җыентыгын махсус конференция өчен эшләнә торган сайтта урнаштыру планлаштырыла.
Конференция ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе халыклары телләрен өйрәнү өлкәсендәге проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын, шул исәптән Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәнү, шулай ук укучыларның туган телләрне өйрәнүгә кызыксынуын арттыру максатында уздырыла.