Билгесез Солдат көне алдыннан татарстанлылар Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен тикшерә алачак

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

3 нче декабрь - Россиядә Билгесез Солдат көне. Бу көнне Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен көрәшеп хәбәрсез югалганнарны бөтен ил буйлап искә алалар. Бу көн алдыннан , 2 нче декабрьдә,  бөтен ил буйлап "Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест"  акциясе уза.

Ел саен Татарстан Республикасы халкы әлеге акциядә актив катнаша. Узган ел 105 меңнән артык кеше Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тикшергән. Быел акцияне оештыручылар тылда эшләү һәм каһарманлык турында, яшь кешеләрнең, укытучыларның, хатын-кызларның һәм табибларның батырлыгы турында сораулар өстәде.

Тестның база һәм профиль дәрәҗәсе булачак. Үз белемеңне илнең һәр төбәгендә, махсус оештырылган мәйданчыкларда тикшерергә мөмкин булачак, шулай ук онлайн - big-history.ru проекты сайтында 1 декабрьгә кадәр теркәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International