2023 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталы - https://open.tatarstan.ru/polls/ аша уза. Шулай ук "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасында тавыш бирергә мөмкин. Сораштыру 6 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Иң күп тавыш җыйган өстенлекләр декабрьдә гражданнар белән бергә Министрлык каршындагы иҗтимагый совет утырышында тикшереләчәк, анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2023 елга өстенлекле максатлары билгеләнәчәк.
Проектның барлык этаплары, максатлар һәм алдагы еллар бурычларын үтәү нәтиҗәләре турында җентекле мәгълүматны https://publictasks.tatarstan.ru алырга мөмкин.
2018 елдан гамәлгә ашырыла торган максатларны һәм бурычларны формалаштыру проекты программа документларын исәпкә алып, киләсе елга хакимият органнары эшенең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләүгә, киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Ел саен экспертлар төркеме Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан билгеләнгән, халык алдындагы максатлар һәм алдагы елга алты министрлыкның бурычлары буенча тәкъдимнәр формалаштыра. Аннары алар 30 көн буе халык онлайн-тавыш бирүенә чыгарыла.
Мәсәлән, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елга эш юнәлешләрен сайлауда 10886 кеше катнашты, 2021 елда 7154 кеше катнашкан.