24 нче ноябрьдән 26 нчы ноябрьгә кадәр Мәскәүдә Заманча сәнгать үзәге территориясендә "Реставрация материалларында һәм технологияләрдә импортны алыштыру" профильле реставрация күргәзмәсе узды. Күргәзмә кысаларында яшь реставраторларның һөнәри ярышлары үткәрелде.
Эксперт Илнур Нуриев җитәкчелегендә Татарстанны Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте студенты Денис Шәйдуллин һәм Чаллы шәһәренең 30 нчы урта мәктәбе укучысы Таһир Гыйззәтуллин тәкъдим итте. Безнең катнашучылар «Металл түбә реставрациясе» компетенциясе буенча ярышларда беренче урынны яулап, алтын медальле булдылар.