10-26 декабрьдән региональ инновацион мәйданчыклар статусына ия булу өчен оешмаларны сайлап алу бәйгесе башлана.
Сайлап алуның максаты - Татарстанда белем бирү сыйфатын күтәрү өчен мәгариф оешмаларының инновацион эшчәнлеген стимуллаштыру.
Төп бурыч - Татарстан Республикасында мәгарифне үстерүнең өстенлекле юнәлешләре буенча тәкъдим ителә торган инновацион продуктларның әһәмиятен һәм сыйфатын ачыклау.
Конкурста сайлап алуда катнашу өчен документлар пакеты 2022 елның 10 нчы декабренә кадәр кабул ителәчәк.
Конкурста оештыру-методик һәм мәгълүмати тәэмин итүне ТР Мәгариф үсеше институты һәм педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге башкарачак.
Региональ инновацион мәйданчык статусы бирүгә республика конкурсы турындагы нигезләмә, шулай ук региональ инновацион мәйданчык статусын бирү конкурсында катнашу өчен документлар тутыру буенча инструкция белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mon.tatarstan.ru/sozdaniya_innovacia.htm.