Россия Президенты йөкләмәсе буенча Хөкүмәт социаль газлаштыру программасы эшләде һәм аны медицина, мәгариф оешмаларына таратты. Хәзер алар бушка газ бүлүче челтәрләргә тоташа алачак. Мондый карарга Михаил Мишустин кул куйды.
Газлаштырылган торак пунктларда урнашкан балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиникалар, хастаханәләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, гомуми практика табиблары бүлекчәләре һәм табиб амбулаторияләре газүткәргеч төзү чаралары өчен алар урнашкан җир кишәрлекләре чикләренә кадәр, шулай ук биналарны газ бүлү челтәрләренә тоташтыру өчен түләргә тиеш булмаячак.
Медицина учреждениеләрен газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруны тәэмин итү өчен кирәкле карарлар кабул итәргә, шулай ук социаль газлаштыру программасын озайтырга «Россия энергетика атнасы» халыкара форумы утырышы йомгаклары буенча Президент йөкләде, ул 2022 елның 12 нче октябрендә узды.