«Доброшкола» проекты - инвалид һәм сәламәтлееләре чикләнгән балалар өчен киләчәккә юл ул

2022 елның 2 декабре, җомга

  2019 елдан “Мәгариф” илкүләм  проекты кысаларында сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга коррекцион мәктәпләр инфраструктурасын модернизацияләү аша ярдәм итүгә юнәлтелгән чара тормышка ашырыла. Хәзер Россиядә 1,5 меңгә якын  коррекцион мәктәп бар  һәм чараның максаты - 2024 елга аларның яртысының матди-техник базасын яңарту.

   "Доброшкола" проекты, без аны яратып гымлы дип атыйбыз, илнең коррекцион мәктәпләре челтәрен сакларга һәм үстерергә тиеш. 2019 елдан 2022 елга кадәр анда 637 коррекцион мәктәп катнашты, 2023 елда  тагын 139 мәктәп катнашачак.

Россиянең барлык төбәкләрендә күрсәтелгән мәктәпләрнең торышына җентекле мониторинг үткәрелде, беренче чиратта яңартуга мохтаҗ мәктәпләр исемлекләре төзелде. Финанслау күләме һәр мәктәпкә федераль бюджеттан 7 млн 800 мең сумга якын тәшкил итә.

   Күпчелек мәктәпләр бу акчага берьюлы берничә позиция буенча инфраструктураны яңартуны үткәрәләр: бу остаханәләр,  коррекцион-үстерү дәресләре кабинетлары , укыту кабинетлары , китапханәләр.

   Конкурсның иң күңелле мизгеле җиңүчене билгеләү генә түгел, ә аңа кыйммәтле призлар тапшыру, бу -мәктәп өчен киләкле җиһазлар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International