Балтач районының Кече Лыза авылында Удмуртия Республикасы делегациясе катнашында удмурт теле һәм мәдәнияте көннәренә багышланган чара узды.
Чарада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова, Удмуртия Республикасының милли сәясәте министры Эдуард Петров, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан удмуртларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Андрей Герасимов чыгыш ясады.
Бу чараУдмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы инициативасы белән Удмуртия Республикасы халыклары дуслыгы йорты һәм удмурт иҗтимагый оешмалары белән берлектә узды.
Татарстан мәгариф учреждениеләре укучылары өчен удмурт этномәдәни компоненты булган чаралар кысаларында милли биюләр, кул тукучылары буенча мастер-класслар, шулай ук интеллектуаль уеннар оештырылды.
Чара Балтач районының «Чебеляй» Халык биюе студиясе» һәм иҗат коллективлары концерты белән тәмамланды.