Бүген, 2 нче декабрьдә, Казанда инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Чара Халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов катнашында узачак.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган “Абилимпикс” илкүләм чемпионатында 123 җиңүче һәм призер сертификатлар алачак. Беренче урынга - 100 мең сум, икенче урынга - 75 мең сум һәм өченчегә - 50 мең сум.
Мондый сертификат ны кулланып була торган махсус техник реабилитация чаралары һәм мәгариф оешмалары исемлеге "Абилимпикс" сайтында урнаштырылган https://abilympics-russia.ru/certificates/